Татарстан Республикасы территориясендә яшен, яңгыр, җил көчләнүе турында шторм кисәтү

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

“Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча 2016 елның 12-13 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә яшен, яңгыр, боз  һәм җил булуы көтелә(15-20 м/с кадәр).

Прогнозланган метеорологик шартларны исәпкә алып, алдагы куркынычлар булуы мөмкин: электр белән тәэмин итү һәм элемтә бозылу, транспорт һәлакәтләре, төзелеш һәм башка корылышларның ишелүе белән бәйле фаҗигалар. Бик көчле җил очрагында яралану һәм имгәнүдән сакланып калыр өчен йортның урам яктагы ишегенә керергә яисә идән астына төшергә кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:

Йөртүчеләргә ахыр чиксез торак пунктлардан читтә йөрүдән баш тартырга, юлларда сак булырга, имин ара сакларга, һава шартларына туры килә торган тизлекне сайларга.

Республика халыгына балконнардан һәм ишегалдыларыннан беркетелмәгән әйберләрне алып куерга, тәрәзәләрне ныгытып ябырга. Көчле җил вакытында йорт кәрнизләреннән,  реклама стендлары һәм тарттырмаларыннан читтә булыгыз, нык булмаган әвеслекләр һәм черегән агач каүсәләре янында торырга ярамый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International