ГТХМ хезмәткәрләре 17-19 сентябрьдә сайлауларны үткәрү урыннарының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Сайлауларны үткәрүдә катнашучы объектларның комплекслы куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, әлеге объектларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән оештыру һәм гамәли чаралар комплексы эшләнде һәм тормышка ашырыла.
Янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын тикшерү үткәрелде. Эшләнгән планнар нигезендә янгын-тактик өйрәнүләр һәм объектларда янгын-тактик бурычларны хәл итү буенча дәресләр үткәрелде.
Көн саен сайлауларны үткәрү урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен республиканың территориаль янгын сүндерү һәм коткару гарнизоныннан 2 486 кеше җәлеп ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International