Евгений Зиничев Истәлегенә

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

8 сентябрьдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе бинасында геройларча һәлак булган Евгений Зиничев истәлегенә стихияле мемориал пәйда булды. Беренче кат фойесында ведомство хезмәткәрләре кызыл атлас тукыма белән капланган өстәл куйганнар, аңа Зиничев портретына чәчәкләр салганнар.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре Россия ГТХМ министры Евгений Зиничевны бер минут тынлык һәм чәчәкләр белән искә алдылар.
Бүген Россия Президенты Владимир Путин армия генералы Евгений Зиничевка Россия Федерациясе Герое исемен бирү турындагы Указны имзалады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International