Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов тапшырды.
Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидовның Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең җитәкче составы белән эшлекле очрашуы Казанда БДБ илләренең I уеннарын уздыру иминлеген тәэмин итүгә әзерлек кысаларында узды.
Үз чиратында, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика башлыгы Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторны, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре «Туган Татарстан һәм яраткан Россия хакына» иминлекне тәэмин итү буенча теләсә нинди бурычларны үтәргә әзер, дип ышандырды.