Татарстанда урман янгыннарының торак пунктларга күчү очраклары юк

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Кичә республиканың кайбер электрон гаммәви мәгълүмат чараларында иң кайнар нокта Лениногорск булып чыкты, дип расланган язмалар пәйда булды. Анда урман янгыннары төнлә кабынды. Ут бик тиз таралды, вәзгыять контрольгә бирелмәде. Ут берничә авылга күчте. - Әлеге мәгълүматлар ялган һәм берни белән дә расланмый.
Татарстанда утның торак пунктларга күчүе теркәлмәгән.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, паниканы булдырмас өчен, янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә бурычларны хәл итүгә махсус вәкаләтле дәүләт структураларыннан бары тик дөрес мәгълүматны гына кулланырга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International