20 августтан Татарстан Республикасында балалар куркынычсызлыгы айлыгы башлана

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Айлык кысаларында республиканың барлык мәктәпләрендә ГТХМ хезмәткәрләре балаларны төрле төрдәге гадәттән тыш хәлләр шартларында эшләргә әзерләүгә, гомуми белем бирү учреждениесе бинасыннан гамәли эвакуацияләү мәсьәләләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәресләрендә катнашачаклар.

Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ хезмәткәрләре «Тормыш иминлеге нигезләре» курсын алып баручы сыйныф җитәкчеләре һәм укытучылары белән янгынга каршы тематикага дәресләр үткәрәчәк һәм балаларны янгын куркынычсызлыгына өйрәтү мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышларында чыгыш ясаячак.

Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында барлык чаралар да эпидемиологик хәлне исәпкә алып үткәреләчәк.

Балалар куркынычсызлыгы айлыгының төп максаты-уку елы башында балаларның иминлеген арттыру, мәктәп каникулларыннан соң юлларда, транспортта һәм көнкүрештә куркынычсыз тәртип күнекмәләрен, шулай ук куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда һәм янаганда адекват гамәлләрне торгызу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International