2021 елның су коену сезоны башланганнан бирле Татарстан Республикасының 26 муниципаль берәмлегендә су объектларында 46 кеше, шул исәптән 3 бала һәлак булган. Һәлакәтләрнең төп сәбәпләреннән берсе-җиһазландырылмаган урында исерек хәлдә коену.
Сулык янында ял итү урынын сайлаганда, КСДИ җиһазландырылган пляжларга гына йөрергә киңәш итә, аларда коткару постлары куелган.