Олимпия-Динамолыларны балалар куәтлиячәк

2021 елның 23 июле, җомга

Бүген Япония башкаласында XXXII җәйге Олимпиада уеннары старт ала. Әлеге вакыйга уңаеннан «Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасы «Динамо – Татарстан» балалар иҗаты республика конкурсын оештырырга карар кылды.

Токиога 350 гә якын Россия спортчысы барачак, аларның 15 - Татарстан Республикасының «Динамо» җәмгыятеннән. Безнең спортчыларга ярдәм итү, җанатарларны спорт һәм Олимпия уеннары идеяләре тирәсендә берләштерү бик мөһим.

Конкурсның төп бурычлары:

 - безнең олимпиячеләребез ярдәме;

 - җәмәгатьчелек игътибарын "Динамо" җәмгыяте эшчәнлегенә җәлеп итү һәм динамо хәрәкәтен пропагандалау;

 - балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне спорт традицияләренә тарту;

- сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ;

 - патриотизм тәрбияләү.

Конкурс эшләре ябык рәвештә «На республиканский конкурс детского творчества «Динамовцы Татарстана-олимпийцы в Токио!» тамгасы белән җибәрелә: 420015,  Казан ш., Горький ур., 10 й., спорткомплекс «Динамо» тел: (843) 2913525, 2646452, 89510667373. Конкурска җибәрелгән эшләр кире кайтарылмый һәм рецензияләнми.

Республика балалар иҗаты конкурсына йомгак 2021 елның 26 августына кадәр ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International