Татарстан буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә COVID-19 каршы вакцинация узды

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Региональ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының барлык шәхси составы ирекле тәртиптә прививка ясатыла. Вакцинация барлык кирәкле эпидемиологик чараларны үтәү белән уза. Медиклар температураны, кан басымын һәм сатурацияне үлчиләр, гомуми хәлне һәм тиешле күрсәтмәләрнең булуын аныклыйлар, "Госуслуги" сервисында сертификатны теркәү өчен кирәкле документларны рәсмиләштерәләр.

36 кеше беренчел вакцинациягә, 35 кеше икенче компонентка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International