Шәхси йортларны профилактик тикшерү

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Торак секторда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү максатыннан Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Апас отрядының Кошки-Теняково авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре даими рәвештә шәхси йортларны карап чыгалар.

Янгын сүндерүчеләр торак йортларның хуҗалары белән әңгәмә коралар, җәйге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерәләр, шулай ук электр хуҗалыгын, газ приборларын даими күзәтеп торырга һәм кечкенә балаларны караучысыз калдырмаска киңәш итәләр

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт эшчеләре ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар, имин булмаган һәм күп балалы гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча беренче чиратта профилактик әңгәмәләр үткәрә.

Гражданнарга янгынга каршы тематикага «101» һәм «112» номерлары белән белешмәлекләр тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International