Ел саен җәйге сезон кызган чорда мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. Бу һәр мәгариф учреждениесе эшчәнлегендә җаваплы чор, чөнки балаларның иминлеге-барыннан да югары. Бүген Ютазы районы белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә белем көне узды.
Теорияне тәмамлап, балалар зур теләк белән практикага күчтеләр, анда аларга куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып, махсус Аерылган учакны ничек сүндерергә кирәклеген күрсәттеләр.
Барлык хәлләрне дә күздә тотып, тормышның барлык очракларына да киңәшләр биреп булмый. Әмма баланы сак булырга өйрәтергә була һәм кирәк тә. Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләренең төп бурычы нәкъ менә бу.