Бүген ел саен үткәрелә торган Хәтер һәм кайгы көненә багышланган акциядә Казан шәһәре буенча ТР ГТХМ Идарәсе хезмәткәрләре, шулай ук Ш.с. Каратай исемендәге ТР ГТХМ Республика реабилитация үзәгенең медицина персоналы һәм пациентлары катнашты.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе хезмәткәрләре бина алдына Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу өчен җыелдылар. Кул астындагылар алдында идарә җитәкчесе Эмиль Фазлыев чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, «һәр гаиләдә диярлек сугыштан кайтмаган яки сугыштан соң вафат булган әбиләр, бабайлар һәм әти-әниләр булган. Ләкин алар безнең йөрәкләрдә исән, әлегә без алар турында хәтерлибез". Хәрби җырларны тыңлау вакытында катнашучылар тагын бер кат безнең халыкка фашистлар Германиясе белән бәйле бу дәһшәтле сугышта сынарга туры килгән бөтен авырлыкны һәм иректән мәхрүм итүне тойдылар.
Аннан соң гаиләләрендә хезмәткәрләр, туганнары һәм якыннары сугыштан кайтмаган, хезмәттәшләренә үзләренең геройлары турында фоторәсемнәр һәм фронт хатлары белән горурланып сөйләделәр.