Татарстан Республикасы Табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүендә катнаша

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

2021 елның 13 апреленнән 15 апреленә кадәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ташкыннар һәм табигый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре үткәрә. Команда-штаб өйрәнүләре табигать янгыннары аркасында яисә язгы ташу нәтиҗәсендә килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасы (РГХС) идарәсе органнарын һәм көчләрен тикшерү һәм өйрәтүгә, шулай ук торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын саклауны оештыруга юнәлдерелгән.

Өйрәнүләр өч этапта өч көн дәвамында уза.

Команда-штаб өйрәнүләренең беренче көне штаб эшенә – муниципалитетларда, субъектларда һәм федераль дәрәҗәдә РГХС системасының барлык бүлекчәләрен әзерлеккә китерү; гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләрнең, ведомствоара штабларның, оператив төркемнәрнең, авиациянең эшен оештыру; оператив хезмәтләрнең һәм идарә аппаратының шәхси составын җыюга багышланган.

14 апрельдә үткәрелә торган икенче этапта зур масштаблы өйрәнүләр Казанда 11.00 сәгатьтә Өченче транспорт дамбасы районында узачак. Язгы ташу вакытында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча көчләрнең һәм чараларның аэромобиль группировкасының гамәли гамәлләре эшләнәчәк. 
15 апрельдә үткәрелә торган күнегүләрнең соңгы этабы табигый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә багышланачак. Укулар Биектау районында 11.00 сәгатьтә "Костер" республика балаларны савыктыру-белем бирү үзәге" ДБУнең балалар лагере территориясендә (Сосновая ур., 9) узачак. Масштаблы ведомствоара өйрәнүләр кысаларында табигать янгыннары аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча көчләрнең һәм чараларның аэромобиль группировкасының гамәли гамәлләре эшләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International