Торак биналарның янгын куркынычсызлыгы аерым игътибар таләп итә

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә 28 метр һәм аннан да күбрәк биеклектәге күпфатирлы торак йортларда 49 техноген янгын чыккан. Кызганычка каршы, әлеге янгыннарда ике кеше һәлак булды һәм өч кеше тән җәрәхәтләре алды. Биек торак биналарында янгын чыгу куркынычын киметү, кешеләрнең үлеменә һәм имгәнүенә юл куймау өчен, әлеге биналарга янгын куркынычсызлыгы буенча норматив документлар нигезендә берничә төп таләп куела.
 28 метр һәм аннан да күбрәк биеклектәге күпфатирлы торак йортларда гомуми кулланылыштагы урыннарны автоматик янгын сигнализациясе белән җиһазландырырга кирәк. Торак йортлар янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча хәбәр итү һәм идарә итү системасы белән җиһазландырылырга, гомуми коридорлар төтен суырту һәм янгын вакытында һава терәге системасы белән җиһазландырылырга, шулай ук эчке янгынга каршы суүткәргеч белән җиһазландырылырга тиеш. Югарыда күрсәтелгән барлык янгынга каршы саклану чаралары махсус оешма тарафыннан хезмәт күрсәтелергә тиеш, бу төр эшләргә Россия ГТХМ лицензиясе бар. 
Проект документларында каралмаган теләсә нинди конструкцияләрне, бүлмәләрне төзү тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International