Идел буе федераль округы субъектларында язгы ташулар торышы-Россия ГТХМ комиссиясе контролендә

28 май 2020 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәге базасында Идел-Кама сусаклагычлары каскадындагы ташкыннар мәсьәләләре буенча координацион киңәшмә узды.

Кичә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы комиссиясе, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Кризис хәлләрдә идарә итү милли үзәге» баш идарәсе һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГО һәм гадәттән тыш хәлләр проблемалары буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты вәкилләре белән бергә, Идел буе федераль округының иң проблемалы төбәкләрендә, шул исәптән Самара өлкәсендә һәм Пермь краенда язгы ташкынга мониторинг үткәрде.

Россия ГТХМ комиссиясенең бурычы-проблематикага төшенү, белгечләрнең фикерен субъект һәм муниципаль дәрәҗәдә ишетү, Россия Федерациясе субъектлары позициясен федераль хакимият органнары җитәкчелегенә җиткерү, дип хәбәр итте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Кризислы хәлләрдә идарә итү милли үзәге» баш идарәсе башлыгы урынбасары полковник Виктор Монцев. Аннары киңәшмәдә катнашучылар килеп туган хәл һәм күрелә торган чаралар турында сөйләделәр.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков республика территориясендә су хуҗалыгы эшчәнлеге буенча килеп туган проблемалы мәсьәләләр турында хәбәр итте. ТР буенча су ресурслары бүлеге башлыгы Илшат Ханбиков Түбән Идел бассейны су идарәсе җаваплылыгы зонасында сусаклагычлар бассейнындагы су хуҗалыгы торышын җайга салу турында сөйләде. Кызыксынган ведомстволар һәм оешмаларга язгы ташу хәленең фаразлануы турында доклад белән ”Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ башлыгы Сергей Захаров чыгыш ясады.

Җирле үзидарә органнары җитәкчеләрен тыңлау барышында юл һәм торак-коммуналь хуҗалыктагы эшләр торышына анализ ясалды. Резервлар булу, көчләрнең һәм чараларның билгеләнеш буенча куллануга әзерлеге, шулай ук һәр муниципаль берәмлек өчен актуаль булган башка мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International