Казан янгын-коткару гарнизоны коралына янгын насосы, сыек ут сүндергеч матдәләрне саклау өчен савытлар һәм аларны чыгару чаралары, генератор, янгын-техник коралларның киңәйтелгән комплекты белән җиһазландырылган «Кобра» югары басымлы гидроабразив янгын сүндерү автоцистернасы килде. Яңа машинаның мөмкинлекләре, гидроабразив кисү һәм югары басымлы вак су белән сүндерү технологияләрен кулланып, янгын чыккан һәм үтеп керү кыен булган урыннарда (мәсәлән, ябык ишекләр, тимер-бетон яки металл диварлар, шулай ук түбә аша) янгын сүндерү матдәләрен оператив рәвештә тәэмин итә.
«Кобра» янгын сүндерү методы югары басым астында махсус чыгу юлы аша чыгарыла торган су һәм абразивны катнаштырудан гыйбарәт. Мондый ысул белән сүндерү куркынычсыз позициядән, корылманың тышкы ягыннан алып барыла.