Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 24 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда– 3 янгын, мунчада – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре чыкмадылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр  чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  6 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, эзләү эшләренә – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 3 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 7 тапкыр. 

06.02.2018 ел 04.04 Тәтеш МР,  Бессоново авылы, Дементьева урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 50 кв.м. Янгын хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1964 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз итү.

06.02.2018 ел 05.50 Арча МР,  Качелино авылы, Пионерлар урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 110 кв.м. Янгын хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1929 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International