ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

4-нче июль вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 11 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак билгеләнештәге биналарда (корылмаларда) һәм ишегалды корылмаларында – 6 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

"Торак” профилактик операциясе кысаларында дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре республика шәһәрләрендә һәм районнарында рейдлар дәвам итә. Торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тикшерүнең чираттагы этабы Мөслим муниципаль районында оештырылды.

2-нче июль вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 11 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак билгеләнештәге биналарда (корылмаларда) һәм ишегалды корылмаларында – 3 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Ел саен балаларның каникуллары башланганда Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре балалар белән профилактик эшне көчәйтәләр. Бүген Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге, ТР буенча 11-ФЯХО 125 янгын-коткару бүлеге белән берлектә, шәһәрнең спорт паркында мавыктыргыч чара үткәрде.

1-нче июль вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән: шәхси йортларда-1 янгын, башка объектларда – 5 янгын.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген "Нараткай” җәйге сәламәтләндерү лагеренда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү дәресе узды. Балтач һәм Кукмара муниципаль районнары буенча Районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Нурфат Яппаров лагерьда ял итүче балаларга көнкүреш газ җиһазлары, электр приборлары, шул исәптән кәрәзле телефоннар Зарядкасы вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерде. Җәйге чорда балаларның ешрак үзләренә бирелүен исәпкә алып, аларга ут, шырпы, зажигалка һәм башка җиңел ялкынсыну матдәләре белән уеннар китерүе аңлатылды.

2019 елның 28 июнендә Тәтеш дәүләт гражданнар яклау көллияте истәлекле вакыйга - юбилейлы йөз чыгарылыш дип билгеләп үтте! Гасырлык юбилей уңаеннан тантаналы чара һәм зур бәйрәм концерты булды. Шыгрым тулы зал Татарстан Республикасында иң өлкән һөнәри белем бирү учреждениесенең йөзенче чыгарылышын алкышларга күмде!

30-нче июнь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 2 янгын, каралты - 1 янгын, эксплуатацияләнми торган биналарда -1 янгын, башка объектларда - 2 янгын.


28
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген ведомствоара команда-штаб өйрәнүләре вакытында куллануга кертелә торган дүрт чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданында оештырылды. Масштаблы укулар Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек кысаларында уздырылды, аларда 800 якын кеше һәм 150 берәмлек техника җәлеп ителде.

27-нче июнь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән: күп фатирлы йортларда – 1 янгын, дача йортларында – 1 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналарда – 1 янгын, башка объектларда – 2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International