Республикада «Торак» профилактик операциясе дәвам итә

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

«Торак-2019» операциясе кысаларында ведомствоара комиссия составында Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан күп балалы гаиләләр, шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балалар арасында ведомствоара учетта торучы асоциаль гаиләләр тикшерелде.

Профилактик чара барышында Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш буенча районара бүлегенең өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин ата-аналарга һәм балаларга янгын куркынычсызлыгы чараларын җиткерде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре шулай ук ата-аналарның игътибарын җәйге каникуллар вакытында табигатьтә һәм сулыклар янында балаларның куркынычсызлыгына юнәлтте. Янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International