Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә баш идарә башлыгының беренче урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Ирек Илгиз улы Кадамов җитәкчелегендә Worldskills стандартлары буенча 45 нче дөнья чемпионатының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә әзерлек буенча штаб утырышы узды.
«Казан-Арена» стадионында һәм чемпионатны үткәрүнең төп объекты – «Казан-ЭКСПО» Халыкара мәгълүмат үзәгендә ачу һәм ябу тантаналарын үткәрү барышында планлаштырылган чаралар, башка объектлар территориясендә көч һәм чараларны куллану һәм аларны урнаштыру бурычлары, мотогруппаны куллану тәртибе, РХБ-комплекс, КСДИ һәм ДЯК группировкасы, Чемпионат чараларын үткәрү чорындагы хәлләрне тикшереп тору буенча оператив штабның бурычлары һәм эше турында мәсьәләләр каралды. Шулай ук кайбер проблемалы моментлар турында да фикер алыштылар.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсен әзерләү барышында янгын-коткару бүлекчәләренең гамәлләрен эшләү буенча гамәли чаралар комплексы, шулай ук җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча оештыручыларның, шәһәр хезмәтләренең һәм хокук саклау органнарының үзара ярдәм итешеп эшләү тәртибе үткәрелә.