–Әлеге җайланмалар бездә ике максатларда кулланылачак, - дип хәбәр итте Әлмәт янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Айнур Әхмәтшин. - Беренче максат - зарарланган кешеләр белән элемтәгә кергәннән соң шәхси составны һәм техниканы эшкәртү, һәм икенче максат-коры үлән үсемлекләрен сүндерү.
27-нче апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 21 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 8 янгын, транспорт чаралары – 1 янгын, башка объектлар – 1 янгын, каралтылар – 1 янгын.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Яшел Үзән районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторлары ялгыз, өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү урыннарын карап чыктылар.
Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре, күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге һәм Яр Чаллы шәһәренең «Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» Татарстан республика бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә, битлекләр, антисептик чаралар һәм тематик белешмәлекләр белән коралланып, бакча җәмгыятьләренә һәм урман-парк зоналарына рейдлар үткәрәләр. Рейдлар барышында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре гражданнарга ачык утта коры-сары яндыру һәм азык әзерләүне тыю турында аңлаталар.
26-нчы апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 18 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 8 янгын, башка объектлар - 10 янгын.
Утыз дүрт ел элек, 1986 елның апрелендә Чернобыль АЭСындагы дүртенче энергия блогы шартлый. Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның, шул исәптән Татарстаннан да, радиация белән "көрәш"кә керүчеләрнең батырлыгы, фидакарьлеге булмаса, фаҗиганең масштаблары чиксез зур була алыр иде.
23-нче апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча х тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 3 янгын, транспорт чаралары – 2 янгын, башка объектлар – 1 янгын, каралтылар – 1 янгын. 1 кеше зыян күргән.
Чебоксар елгасында Яңа Чишмә районының Чуаш Чабаксары поселогы янында су күтәрү нәтиҗәсендә, плотинаның үткәрү торбалары янында грунт өлешчә юдырыла, аның буенча җирле әһәмияттәге автомобиль юлы уза. Су басу куркынычы юк.
Теләсә кайсы предприятиедә һәм оешмада коронавирустан дезинфекция үткәрү COVID-19 вирусы таралуга каршы көрәшергә, персоналны мөмкин кадәр саклап калырга һәм хезмәткәрләр арасында эпидемия таралу мөмкинлегеннән сакларга тиешле мөһим һәм кирәкле чара булып тора.
22-нче апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 6 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак бина (корылмалар) һәм каралтылар - 4 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. 1 кеше коткарылган.