КСДИ һәм СКҖ инспекторлары балалар өчен суда куркынычсызлык буенча онлайн-дәрес үткәрделәр

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Бу елның 1 июненнән Татарстан Республикасында су объектларында куркынычсызлык айлыгы башланды, ул 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Республиканың КСДИ инспекторлары балыкчылар һәм суда судно йөртүчеләр белән профилактик эш алып баралар, балалар өчен җәйге каникулларда суда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү буенча онлайн-дәресләр дә оештыралар.

Онлайн-инструктажда «Иннополис лицее» һәм «Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары катнашты.  Балалар җәйге каникулларда булуга карамастан, бу чарада бик теләп катнаштылар. 

Бу юлы балаларга һәм педагогларга Татарстан Республикасының кече көймәләр буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов шәхсән инструктаж үткәрде. Ул балаларга пляжга өлкәннәр белән генә йөрергә кирәклеге турында сөйләде, шулай ук су коенырга рөхсәт ителгәнен һәм суда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искәртте.

https://verhniy-uslon.tatarstan.ru/ - материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International