ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

“Язгы боз бик мәкерле”, - дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре. Тыштан таза күренә, ләкин чынлыкта ул кабарынкы, җирәнгеч. Нәкъ менә шул чорда кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясенең (ГИМС) хезмәткәрләре, бозга яравы булган кешеләрне һәм автотранспортны чыгу урыннарын ачыклау максатыннан, сулыклар буйлап патрульлек итүне көчәйтәләр.

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 31 тапкыр чыкты. Шуларның чүп януын сүндерүгә - 1 тапкыр, азык януга - 2 тапкыр, янусыз кыска ялганышка - 1 тапкыр, ялган чакыруга - 11 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 10 тапкыр, башкасы - 1 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндерделәр, шуларның 2 янгын торак секторында, транспорт чарасы яну - 1 янгын, башка объектлар - 3 янгын.Кызганыч, 1 кеше һәлак булган. 1 кеше зыян күргән.


7
апрель, 2024 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасында «Коткару йолдызы» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты VIII Бөтенроссия героик-патриотик фестиваленең I этабын үткәрүгә йомгак ясалды. Рәсем, музыка, хореография һәм сәхнә иҗаты өлкәсендә иң яхшы эшләрен мәгариф мәктәпләре укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Казан, Әлмәт, Чистай, Яр Чаллы, Әлки, Актаныш, Нурлат һәм Кукмара муниципаль районнары һәм башка коллективлар күрсәтте. Барлыгы 139 конкурсант.


6
апрель, 2024 ел
шимбә

Плюслы һава температура көндез дә, төнлә дә боз структурасын бик тиз җимерә. Онытмаска кирәк: бозлы суда бату бернинди балык тотудан да мөһим түгел!Бу хакта коткаручылар яңадан һәм яңадан балыкчыларга искә төшерә. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык сулыклары тоташ куркыныч зона булып тора.


5
апрель, 2024 ел
җомга

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 30 тапкыр чыкты. Шуларның чүп януын сүндерү - 2 тапкыр, азык януга - 1 тапкыр, янусыз кыска ялганышка - 1 тапкыр, ялган чакыруга - 10 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 11 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндерделәр, шуларның торак секторында- 3янгын, транспорт чаралары яну - 1 янгын, башка объектлар - 4 янгын. 1 кеше зыян күргән.


4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 35 тапкыр чыкты. Шуларның азык януга - 2 тапкыр, ялган чакыруга - 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 19 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндерделәр, шуларның торак секторында-4 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналар - 1 янгын, башка объектлар - 4 янгын.Кызганыч, 1 кеше һәлак булган.


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында гражданнар оборонасы чараларын үтәүгә әзерлекне арттыру максатларында җыелма эвакуация пункты, эшләмәүче халык өчен индивидуаль яклау чаралары бирү пункты, радиохимик күзәтү урыны һәм халыкка яшеренү урыны җәелдерелде.

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 31 тапкыр чыкты. Шуларның азык януга - 3 тапкыр, чакыруга - 9 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 13 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндерделәр, шуларның 4 янгын – торак секторында, башка объектлар - 2 янгын. Кызганыч, 1 кеше һәлак булган.


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесеның фараз мәгълүматларына һәм статистик мәгълүматларга караганда, 2024 елда язгы ташу торышын үстерүнең мөмкин булган сценариена караганда, 13 муниципаль берәмлектә 32 торак пункт (1003 йорт, 2335 кеше) территориясендә 10 елга су басу куркынычын тудыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International