VK Fest 2025 музыка фестивален үткәргәндә кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән кече суднолардан файдалану тыелган. Тыю Казансу елгасының "Миллениум" күпереннән алып Кремль дамбасына кадәр участогында 2025 елның 29 июнендә гамәлдә.
Тыюны үтәү максатыннан, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе акваториядә кизү торуны тәэмин итәчәк.