ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2025 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Чистай янгынга каршы хезмәт отрядының Алексеевск районы Биләр авылын саклау буенча аерым постында Ачык ишекләр көне үткәрелде. Аерым пост Биләр урта гомуми белем мәктәбенең мәктәп яны лагеренда ял итүчеләрне кабул итте.


4
июль, 2025 ел
җомга

2025 елның 4 июлендә 77 яшендә озакка сузылган авырудан соң янгын сагы ветераны, отставкадагы эчке хезмәт полковнигы Георгий Семенович Рабинович вафат булды.

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Яр Чаллы отрядының Теләнче-Тамак авылын саклау буенча аерым пост башлыгы А.А. Беспалов Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Иске Дрюш авылындагы «Балкыш» балаларны савыктыру лагеренда очрашу үткәрде. Болар барысы да кешеләр күп була торган урыннарда янгыннарны кисәтү, шулай ук балаларны янгын куркынычсызлыгы таләпләре белән таныштыру максатында булды.


3
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Коллегия утырышы 3 июльдә 2025 елның I яртыеллыгында эшчәнлекнең төп юнәлешләре һәм III кварталга бурычлар буенча узды. Утырышны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегияләре рәисе, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов үткәрде.


2
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Җәй – ул балалар лагерьларында маҗаралар, яңа дуслар һәм онытылмас тәэсирләр вакыты! Ел саен Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Биләр дәүләт тарихи-археологик табигать музей-тыюлыгы территориясендә «Болгар – Туган тел» Төбәкара палаткалы лагерь оештырыла. 


1
июль, 2025 ел
сишәмбе

«Хезмәт-112» чакыруларын кабул итү һәм эшкәртү белгечләре минутына кимендә 150 символ бастыра беләләр, санаулы минут эчендә Татарстан Республикасындагы теләсә кайсы трассаны ориентирлары буенча билгели алалар, Казан белән Татарстанның административ-территориаль бүленешен беләләр. Алар җитди һәм җаваплы эш белән шөгыльләнәләр: авыр хәлдә калганнарның чакыруларын кабул итәләр, һәлакәт урыннарына кирәкле ашыгыч оператив һәм авария хезмәтләрен җибәрәләр.


30
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән "SVIYAGA FEST - 2025" гаилә фестивален уздырганда кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итү максатларында Зөя һәм Идел елгалары участогында Зөя утравы тирәсендә кече үлчәмле суднолардан, шулай ук җилкәнле, җәяүле, спорт судноларыннан файдалану тыелган. Тыю Яшел Үзән муниципаль районы акваториясендә "SVIYAGA FEST - 2025" гаилә фестивален уздыру чорында ярдан 600 метр ераклыкта гамәлдә.


29
июнь, 2025 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Апас янгынга каршы хезмәт отрядының Караталга авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре тарафыннан «бер магистраль җиңсәдән кулдан 2 катнаш янгын көпшәсе биреп, янгын сүндерү автоцистернасы бүлекчәсен эшкә кертү» № 1.11 нормативын үтәү буенча практик дәрес үткәрелде.


28
июнь, 2025 ел
шимбә

Яшьләр көнендә Казанның "Урам" экстрим-паркында "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты»нда Россия ГТХМның ТР буенча Баш идарәсенең һәм ТР ГТХМның кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты. Уникаль мәйданчыкта һәркем үзе өчен яңа мөмкинлекләр ача алды.


27
июнь, 2025 ел
җомга

VK Fest 2025 музыка фестивален үткәргәндә кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән кече суднолардан файдалану тыелган. Тыю Казансу елгасының "Миллениум" күпереннән алып Кремль дамбасына кадәр участогында 2025 елның 29 июнендә гамәлдә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International