2023 ел, 25 нче июнь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 15 янгынны сүндергән.
Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең килешү бүлекчәләре Идарәсе беренче тапкыр республиканың мөһим сәнәгать объектларының янгын куркынычсызлыгы сагында торучы филиаллары хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы үткәрде.
2023 ел, 22 нче июнь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 12 янгынны сүндергән.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бинасында Республика хәбәр итү системасын планлаштырылган реконструкцияләү кысаларында барлык кызыксынган структуралар игътибарына идарә органнарына хәбәр итүнең техник чаралары үрнәкләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.
"Имин балачак" - "Дельфин" шифаханә-профилакториенда балалар сәламәтләндерү лагереның чираттагы сменасы шундый исем астында узды. Сменаны оештыручылар балаларга кунакка ЮХИДИ, КСДИ, СКҖ, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләрен чакыралар.
Әлмәтнең «Ветеран» тернәкләндерү үзәгендә реабилитантлар өчен янгын куркынычсызлыгын профилактикалау буенча дәрес уздырганнар. Лекция барышында шулай ук Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының яңа кагыйдәләре турында хәбәр итте, янгын сүндерүчене ничек эшләтеп җибәрергә кирәклеген күрсәтте.
22 июньдә безнең илдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу көнне фашист гаскәрләре сугыш игълан итмичә СССР территориясенә бәреп керә. Истәлекле дата 1996 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән игълан ителә.
2023 ел, 21 нче июнь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 16 янгынны сүндергән.
"Метеор" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында инвалидлар өчен йөзү буенча ярышлар оештырылды. Мондый ярышларның төп максатлары-инвалидларны җәмгыятькә яраклаштыру һәм интеграцияләү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында физкультура һәм спортны популярлаштыру.
Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк. Бу гадәти фраза актуальлеген югалтмый, бигрәк тә балалар учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы турында.