Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллинның гаиләсе «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!"Апас муниципаль районының Иске Юмралы авылында яшәүче Айрат Рәхмәтуллинның күп балалы гаиләсенә ярдәм кулы сузды. Рәхмәтуллиннар гаиләсендә 3 бала тәрбияләнә. Яңа уку елы башланыр алдыннан Татарстан башлыгы балалар белән аралашты һәм аларга яңа киемнәр бүләк итте.
Узган ел хатыны фаҗигале рәвештә һәлак булганнан соң, өч балигъ булмаган бала әнисез калган. Рафис Хәбибуллин якташларын бәладә калдырмады. Бер ел элек Апас районы башлыгы белән бергә Гадәттән тыш хәлләр ведомствосы башлыгы гаиләгә килеп, балалар өчен бүләкләр тапшырды.