Татарстан Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хәбәр иткәнчә, 11 августта 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр һәм 12 августта 4.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Кремль транспорт дамбасыннан алып «Миллениум» күперенә кадәр Казанка елгасы участогында кече үлчәмле судноларны, шулай ук җилкәнле, җәяүле, спорт судноларын куллану тыела.
Күрсәтелгән су объектлары участокларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ГУ ГИМС хезмәткәрләре дежур торачак.
Әлеге чикләү «Казан триатлоны 2023» массакүләм спорт чарасын үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында кертелә.