Казан ш., Киров районы, 1 Май ур., 14 адресы буенча ФКП «Казанский государственный казённый пороховой завод» территориясендә ике катлы кирпеч бинада вакыйга турында хәбәр килде. Урынга ТР буенча Россия ГТХМ БИ оператив төркеме һәм ГТХМ №35 Федераль янгынга каршы хезмәт Аерым идарәнең бүлекчәсе (режимлы объектларны саклау буенча) чыкты. Аерым тора торган йортның 300 кв. метр мәйданда беренче һәм икенче каты өлешчә җимерелде.
Үлем һәм зарар күрү юк. Халык өчен куркынычлык юк. Технологик барыш тукталмады, җитештерү көчләре тулы күләмдә эш башкара. Вакыйганың сәбәпләрен һәм зыянын комиссия раслый.