Бөгелмәдә күп квартирлы йортта дүрт кешелек (шул исәптән 2 бала) гаилә өйдәге газ белән агулану турында хәбәр килде. Бөтен зарар күргән кешеләр үзәк Бөгелмә хастаханәсе салынган һәм җиңел хәлдә тора. Газ җиһазларын тикшергәндә су җылыта торган газ колонкасының төтен юлының суыруы төзек булмаганы ачыкланды. Хөрмәтле торучылар! Газга игътибар кирәк. Төзек булмаган газ җиһазларын кулланмагыз, газ хезмәте эшчеләрен чакырыгыз, квалификацияле белгечләр ярдәмен генә кулланыгыз!
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр, балыкчылар белән әңгәмә уздыру – 2 тапкыр.
Соңгы вакытларда Татарстан Республикасында исле газ белән агулану очраклары артты, шул исәптә үлем белән дә. Гыйнварның 3 нән 10 на гына кадәрь республикада 15 кеше, шул исәптә 7 бала, исле газ белән агуланды. “Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте” Татар республика бүлеге Яшел Үзән район һәм шәһәр бүлекчәсе Советы рәисе Айрат Зәки улы Кадыров төтен чыгу юлларының булмауы, ватылганы яисә дөрес куелмауы, куркынычсызлык автоматикасы ватылганы, газ җиһазларын куркынычсыз куллану кагыйдәләрен үтәмәүе сәбәп булганын билгеләде.
Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2015 елның 16 гыйнварына хакыйкый мәгълүматлар
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр, карны чистарту буенча – 2 тапкыр, балыкчылар белән әңгәмә уздыру – 1 тапкыр.
Һава торышы шартлары аркасында Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүендә автомобиль хәрәкәте вакытлыча туктады. Тиешле техник нәтиҗәсен Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС Үзәге инспекторлары бирде.
2015 елның 15 гыйнварында сәгать 8:00 (мск) Татарстан Республикасы ГИМС Үзәге тикшерү нәтиҗәләре буенча һава торышы аркасында Аракчино т. п. – Югары Ослан авылы маршруты буенча Идел аша боз кичүе эше туктатылды.
Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2015 елның 15 гыйнварына хакыйкый мәгълүматлар