Яшел Үзән ш. – Карамалы Тау т. п. маршруты буенча боз кичүенең эше туктатылды
2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Һава торышы шартлары аркасында Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүендә автомобиль хәрәкәте вакытлыча туктады. Тиешле техник нәтиҗәсен Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС Үзәге инспекторлары бирде.
Россия Федерациясе янгын сүндерүчеләренең 377 еллыгына багышланган «Батырлык Кубогы» «Батыр» боз аренасында чын геройларны җыйды. Көрәштә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе (Казан), Көньяк-Көнчыгыш җыелма командасы (Әлмәт), Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе (Уфа) һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ветераннарыннан торган Татарстан Республикасы ТРО ВДПО җыелма командасы (Байлар Сабасы авылы) катнашты.