Соңгы вакытларда Татарстан Республикасында исле газ белән агулану очраклары артты, шул исәптә үлем белән дә. Гыйнварның 3 нән 10 на гына кадәрь республикада 15 кеше, шул исәптә 7 бала, исле газ белән агуланды. “Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте” Татар республика бүлеге Яшел Үзән район һәм шәһәр бүлекчәсе Советы рәисе Айрат Зәки улы Кадыров төтен чыгу юлларының булмауы, ватылганы яисә дөрес куелмауы, куркынычсызлык автоматикасы ватылганы, газ җиһазларын куркынычсыз куллану кагыйдәләрен үтәмәүе сәбәп булганын билгеләде.