ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Быел профилактик спорт чарасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, Россия ГТХМ ның 25 еллыгына һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ның 20 еллыгына багышланган. Казанда флешмобта янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең бүлекләр хезмәткәрләре катнашачак.

Әлмәттә ГАОУ СПО «Альметьевский политехнический техникум» нигезендә Әлмәт янгын саклау гарнизоны янгын сүндерүчеләре, күп кеше булган объектта техникум персоналын һәм студентларын эвакуацияләп, янгын сүндерүне эшкәртеп янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 8 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләр идарә үзәге йортында Татарстан Республикасы карамагындагы Фәнни-гамәли советының һәм Рационаллаштыру тәкъдимнәрен карап тикшерү, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең, Татарстан Республикасы ГТХМ ның, территориаль бүлекләрнең һәм идарәләр асты оешмаларының алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү буенча комиссиясенең берләштерелгән утырышы үтте. 

Быел Масленицаны бәйрәм итү февральнең 16 нан 22 нә туры килә. Татарстанда Дәүләт янгын күзәтү инспекторлары чараларны уздыру урыннары буенча алдан ук профилактик тикшерүләр оештырды. Хезмәт күрсәтү персоналы булән бөтен объектларда янгын иминлеге чаралары буенча инструктажлар үткәрелә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 7 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  4 янгын. 


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге комиссиясенең планнан тыш утырышы үтте. Моңа быел 13 нче февральдә Актаныш районы Пучы авылында булган зур яңгырашлы янгын сәбәп булган. Янгында 6 кеше үлгән, шул исәптән өч бала да.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә чыкмадылар, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Шундый күңел белән үзенең юбилеен ТР буенча икенче ФПС ГПС отряды башлыгы урынбасары Владимир Салун каршылый. Икенче ФПС ГПС отряды коллективы Владимир Никитовичны искиткеч юбилее белән тәбрикли! Бетмәс-төкәнмәс энергия, нык җимерелмәс сәламәтлек, барлык эшләрдә уңышлар һәм бәхетле генә көннәр тели!

2015 елның 16 нчы февралендә 10 сәгать 40 минутта электр белән тәэмин итү бөтенләй кире бирелде. Гадәттән тыш хәлне бетерер өчен 36 кеше, 16 юерәмлек техника, шул исәптән Россия ГТХМ нан 14 кеше, 6 берәмлек техника тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International