Бүген ТР Министрлар Кабинетында Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге комиссиясенең планнан тыш утырышы үтте. Моңа быел 13 нче февральдә Актаныш районы Пучы авылында булган зур яңгырашлы янгын сәбәп булган. Янгында 6 кеше үлгән, шул исәптән өч бала да.