ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе федераль округының региональ ВДПО бүлекләренең советлары рәисләре белән уку-методик җыелышы ачылган вакытта Үзәк ВДПО Советы Рәисе беренче урынбасары Алексей Крылов шулай дип теләде. Форум Казанда “Гранд-Отель “Казан” кунакханәсендә булды. Шулай ук җыелышларда Идел буе федераль округының региональ ВДПО бүлекләренең баш бухгалтерлары һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең җитәкчелеге катнашты.

Бүген Россия ГТХМ регионара һәм федераль характердагы булган табигый һәм техноген гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча бердәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү дәүләт системасының идарә итү органнары, көчләре һәм чаралары хәрәкәтләрен эшкәртү максаты белән комплекс өйрәнүләрне үткәрә. Өйрәнүләрдә Россия Федерациясе территориясендә барлыгы 131 меңнән артык кеше һәм 21 меңнән артык берәмлек техника катнашкан.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  1 янгын.  


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Казанга эш буенча өч көнгә бару нигезендә һәм Россия ГТХМ Министры Владимир Пучков үтенече белән гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча РФ Президенты карамагындагы Советы члены Мария Большакова Россия Кызыл Хач җәмгыяте Президенты Раиса Лукутцева белән бергә Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан республика ГТХМ ветераннары белән очрашты һәм аларга бүләкләр бирде.

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2015 елның 25 февраленә хакыйкый мәгълүматлар

2015 елның 26 февралендә 10 сәгать 30 минутта “Гранд Отель “Казан” кунакханәсендә “Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте” иҗтимагый оешмасының Идел буе федераль округы региональ бүлекләренең совет рәисләре, баш бухгалтерлары белән уку-методик җыелышының ачышы үтәчәк.

Бүген “Жилище-2015” операциясе нигезендә Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы күзәтү эше хезмәткәрләре социаль яклау район бүлекчәсе эшчеләре белән бергә аз милекле күп балалы гаиләләр яши торган шәхси секторның янгын иминлеген тикшерделәр. Янгын сүндерүчеләр янгынга каршы кагыйдәләрне үтәмәүне генә тапмадылар, алар шулай ук өйдә янгын иминлеге кагыйдәләре турында белешмәлекләрне дә өләште.

9 сәгать 32 минутта Казан ш., Себер тракты, 24, 69 кв. адресы буенча яши торган гаилә исле газ белән агуланганы турында мәгълүмат килде. Газ колонкасы төзек булмаганы чамалана. Өй кеше зыян күргән: 1983 елда туган хатын-кыз, 2008 һәм 2014 елда туган ике малай.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 70 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 31 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын. 50 бозау коткарылган. 


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Хәрәкәтчән уеннар, бәйгенамәләр һәм конкурслар, белемне арттыру китапчыклары һәм казанылган бүләкләр – моның бөтенесен дә ТР Янгынга каршы Казан отряды Яңа Кенәр авылы аерым посты янгын сүндерүчеләре Иске Ашыт авылы гомумбелем мәктәп укучыларына бүләк иттеләр. Янгын иминлек бәйрәмендә беренче класстан алып тугызынчы класска кадәрь 70 кә якын бала катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International