Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 70 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 31 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 50 бозау коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү аркасында – 3 янгын, тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр.
25.02.2015 ел 00.23 Минзәлә МР, Николаевка авылы, ООО Агрофирма «Мензелинские Зори».
Минзәлә муниципаль районының бердәм коткару хезмәтенә Глонасс+112 системасы буенча Николаевка авылында бозау абзары януы турында хәбәр килә. Беренче янгын расчетлары килгәч абзар ут эчендә була. Янгынның сыер абзарына күчү куркынычы булды. Фермада эшләүчеләр терлекләрне янган абзардан чыгардылар. Барлыгы 50 бозау коткарылды. 01.50 сәг. утны сүндерделәр. Янгынның мәйданы 480 кв.м. тәшкил иткән. 1 бозау үлгән. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.