ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

17 гыйнварда 7.53 сәгатьтә Яшел Үзәндә Заикин ур., 8 адресы буенча урнашкан "Фикс Прайс" кибетенең бер катлы бинасында янгын турында хәбәр килде.

16-нче гыйнвар вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 4 янгын, башка объектлар - 1 янгын.


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзәндә "Вифлеем йолдызы уты" фестивале инде 21 нче тапкыр уза. Быел бәйрәм чарасында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан булды. Мөселман җәмгыятен Яшел Үзән шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин тәкъдим итте. Концерт «1945 нче ел Раштуасы» видеопрологы һәм Кыңгырау чыңы белән ачылды.

2020 елда Хач ману коенулары өчен махсус җиһазландырылган урыннар

15-нче гыйнвар вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда – 5 янгын, каралтылар – 1 янгын, башка объектларда - 3 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Янгын куркынычсызлыгы буенча «Неопалимая Купина» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының соңгы этабы тәмамланды. Ул менә дигән яңалык белән тәмамланды – җиңү безнең республиканың Сарман районы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга елмайды.

14-нче гыйнвар вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 7 янгын, башка объектлар - 2 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган. 11 кеше һәлак коткарылган.


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Хач ману бәйрәме уңаеннан коену урыннарында боз калынлыгын тикшерә башладылар.

Түбән Камада Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды базасында янгын бүлекчәләре арасында юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләрен үткәрү буенча ярышлар тәмамланды. Аларда һәр командадан 4 кеше катнашкан. Командалар вәкилләре башта теоретик өлештә белемнәрен күрсәттеләр, хезмәтне саклау, тактик, техник һәм медицина әзерлеге буенча сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң, практик өлештә автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча командаларда катнашучыларның күнекмәләренә бәя бирелде.

18-19 нчы гыйнвар төнендә православие дөньясы Хач ману яки Богоявление бәйрәмен билгеләп үтә. Хокук тәртибен һәм су коенуларының куркынычсызлыгын полиция хезмәткәрләре, медиклар, ГИМС инспекторлары, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр тәэмин итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International