Түбән Камада Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды базасында янгын бүлекчәләре арасында юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләрен үткәрү буенча ярышлар тәмамланды. Аларда һәр командадан 4 кеше катнашкан. Командалар вәкилләре башта теоретик өлештә белемнәрен күрсәттеләр, хезмәтне саклау, тактик, техник һәм медицина әзерлеге буенча сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң, практик өлештә автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча командаларда катнашучыларның күнекмәләренә бәя бирелде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча ЭКБ-35 командасы каравыл начальнигы Илдар Мортазин, бүлек командиры Аяз Хәсәнов, янгын сүндерүче Василий Воробьев һәм машина йөртүче Кирилл Телицин составындагы иң яхшы вакытны күрсәтте-4.47 минут. ЭКБ-93 командасы җиңүчеләрдән нибары өч йөз секундка гына калышты, ул 4.50 минут нәтиҗәсе белән икенче призлы урын алды. Өченче урынны ЭКБ-92 янгын сүндерүчеләре 5.08 минут нәтиҗәсе белән төгәлләделәр.
Беренче ике команда республика ярышларында отряд данын яклаячак.
Людмила Свойкина, ТР буенча ФЯХО-1
Фото: Павел Особливый.