Татарстан катнашучылары «Неопалимая Купина» Бөтенроссия янгын куркынычсызлыгы буенча балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсының йомгаклау этабында беренче булдылар

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Янгын куркынычсызлыгы буенча «Неопалимая Купина» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының соңгы этабы тәмамланды. Ул менә дигән яңалык белән тәмамланды – җиңү безнең республиканың Сарман районы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга елмайды.

Республика этабында җиңүче-Сарман 4 нче номерлы «Сандугач» балалар бакчасы педагогының һәм балаларның коллектив эше «Неопалимая Купина» балалар конкурсының Бөтенроссия этабына җибәрелде һәм анда призлы 1 нче урынны алды.

Конкурсантларны котларга БИЯҖ Татарстан Республика бүлеге советы рәисе Р.Р. Камалетдинов, Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча ПЭБ башлыгы Р. Р. Госманов, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Мөхәммәтгәрәев, «Сандугач» балалар бакчасы балаларының Россия дәрәҗәсендә иҗади уңышларын киң яктырту өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International