ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

25 декабрьдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең укыту-тренировка манежында янгын сүндерү-коткару спорты буенча өйрәнүләр елына нәтиҗәләр ясадылар. Программа буенча киртәләр булган 100 метрлы полосаны үтү һәм штурм баскычы буенча уку башнясының тәрәзәсенә менү каралган. Кече, урта һәм өлкән яшь төркемнәрендә укучылар үз нәтиҗәләрен күрсәттеләр.

27-нче декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 17 янгынны сүндергән, шул исәптән: шул исәптән торак секторда-1 янгын, транспорт чарасы – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, башка объектларда – 4 янгын.


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Бүген Казанның Вахитов районы буенча Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары Казан дәүләт яшь тамашачы театрында янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерү буенча рейд үткәрделәр. Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар чорында һәр көнне балалар өчен бәйрәм спектакльләре күрсәтәчәк.

25-нче декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән, шул исәптән: шул исәптән торак секторда – 3 янгын, транспорт чарасы – 2 янгын.


25
декабрь, 2020 ел
җомга

Һөнәри бәйрәм - 27 декабрь – Россия Федерациясе коткаручылары көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ветераннары һәм шәхси составы белән Россия ГТХМ Баш идарәсенең ТР буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Хөрмәтле ГТХМ ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Россия Федерациясе коткаручылары көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә Россия ГТХМ 30 еллыгына һәм Татарстан Республикасы ГТХМ 25 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин Баш идарә башлыгы урынбасарларына һәм министр урынбасарларына, баш идарә һәм Министрлыкның Үзәк аппараты җитәкчесе составына, шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә истәлекле кул сәгатьләрен тапшырды.

24-нче декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 11 янгынны сүндергән, шул исәптән: шул исәптән торак секторда – 10 янгын, каралтыда – 1 янгын. Янгыннарда 1 кеше зыян күрде, 1 кеше коткарылды.


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең КСДИ Үзәге мәгълүматлары буенча 2020 елның 23 декабренә Татарстан Республикасы сулыкларында боз калынлыгы  

Россия Федерациясе коткаручылары көне һәм Россия ГТХМ 30 еллыгы алдыннан 89 нчы урта мәктәпнең 5 «В» классында 28 укучы янгын кадетларына кабул ителде. Яшь егетләрне Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 7 янгын сүндерү һәм коткару отряды һәм «Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлекчәсе вәкилләре котлады.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары пиротехника әйберләрен сату белән шөгыльләнүче сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерү буенча рейдлар үткәрүгә кереште. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International