Россия Федерациясе коткаручылары көне һәм Россия ГТХМ 30 еллыгы алдыннан 89 нчы урта мәктәпнең 5 «В» классында 28 укучы янгын кадетларына кабул ителде. Яшь егетләрне Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 7 янгын сүндерү һәм коткару отряды һәм «Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлекчәсе вәкилләре котлады.
Линейка вакытында, балаларны котлап, 89 нчы урта мәктәп директоры Алла Никифорова уку йортында кадетлар хәрәкәте 1997 елдан бирле гамәлдә булуын искәртте. «Безнең мәктәп гражданлык-патриотик тәрбия белән дан тота. 23 ел эчендә безнең мәктәпнең 40тан артык чыгарылышы үз тормышын гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән бәйләде», - дип билгеләп үтте Алла Никифорова.
Тантаналы чара барышында шулай ук төрле тематик бөтенроссия һәм республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды.