Татарстанда пиротехника әйберләрен сату урыннарын тикшерү башланды

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары пиротехника әйберләрен сату белән шөгыльләнүче сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерү буенча рейдлар үткәрүгә кереште. 
Күзәтчелек органнары вәкилләре әйтүенчә, пиротехник эшләнмәләрне сату буенча сәүдә нокталарында төп хокук бозулар-автоматик янгын сигнализациясе, беренчел янгын сүндерү чаралары булмау, эшләнмәләргә янгын куркынычсызлыгы сертификатлары булмау, эвакуация чыгу юллары булмау, павильоннарның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәве, шулай ук сату өчен рөхсәт ителгән яшькә җитмәгән затларга пиротехника сату.
Шулай ук рейд барышында ДТК инспекторлары шәһәрлеләргә тематик белешмәлекләр тараттылар, шул рәвешле яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International