«Чекурское» ирекле янгын командасының оператив гамәлләре нәтиҗәсендә торак йорт янып бетүдән котылып кала. 3 октябрьдә 114 янгын-коткару бүлегенең элемтә пунктына Чүпрәле районы, Түбән Чәке авылы, Тынычлык урамы, шәхси бер катлы йорт адресы буенча чатыр бинасы яну турында хәбәр килде.
2022 ел, 3 нче октябрь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 24 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән.
Хөрмәтле гражданнар оборонасы җитәкчеләре, хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгының меңләгән коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Россия Гражданнар оборонасы системасының 90 еллыгы белән котлыйм!
Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле ветераннар!
Бүген без министрлык тарихында иң истәлекле даталарның берсен – Гражданнар оборонасы оешуга 90 ел тулуны билгеләп үтәбез!
Кораллы каршылык вакытында гражданнарны яклау кешелек тарихында иң мөһим бурычларның берсе булды. Тарихчылар исәпләп чыгарганча, соңгы биш мең ел эчендә планетада 15 меңгә якын сугыш булган, аларда өч миллиардтан артык кеше үлгән. Ә тарихта кешелек нибары 292 ел кораллы конфликтларсыз яшәгән.
Мәгариф оешмаларының һәр хезмәткәре янгын чыкканда үз бурычларын яхшы белергә һәм төгәл үтәргә тиеш. Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре бу мәсьәләне бик җентекләп контрольдә тота.
2022 ел, 2 нче октябрь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән.
Россия Гражданнар оборонасын булдыруга 90 ел тулу уңаеннан республикада әлеге истәлекле вакыйгага багышланган төрле чаралар үткәрелә. Казанның 137нче мәктәбенең 3 сыйныф укучыларына Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр уку-методик үзәге белгечләрендә кунакта булу бәхете елмайды.
Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре 23 тапкыр тревогагага чыктылар. Чүп - чарны сүндерергә-0 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча - 6 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр.
Түбән Камада Татарстан Республикасы буенча шартнамә бүлекчәләре Идарәсенең Федераль янгынга каршы хезмәтнең Түбән Кама отряды бүлекчәләре арасында газ-төтен саклау хезмәте звенолары ярышлары тәмамланды.