Түбән Кама янгынчылары Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүдә катнаштылар

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

    «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ объектында хлорлы сыешлык җимерелгән һәм әйләнә-тирә мохиткә 5 тонна агулаучы матдә чыгарылган. Татарстан Республикасы буенча шартнамә бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы Федераль янгынга каршы хезмәт отряды бүлекчәләре әнә шундый мәгълүмат алды.
    Предприятиенең реакция хезмәтләре белән берлектә Түбән Кама сәнәгать комплексын саклаучы янгын сүндерүчеләр авария нәтиҗәләрен бетерделәр һәм территорияне зарарсызландырдылар. Сугышчан эш сулыш органнарын саклау чараларын кулланып һәм махсус саклау костюмнарында башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International