Инструктаж барышында Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Равил Хөсәенов балалар бакчалары мөдирләренә территорияләрне, биналарны караe кагыйдәләре турында сөйләде. Шул исәптән эвакуация юллары, янгынга каршы тышкы суүткәргеч, электр белән тәэмин итү, янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системалары, шулай ук янгын чыккан очракта бурычлар.
Шулай ук тыңлаучыларга дәүләт күзәтчелеген оештырганда риск-юнәлешле алым куллану тәртибен һәм ярты елга 1 тапкыр эвакуация планнарын эшкәртү кирәклеген искәртте.