ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Кама арты зонасының гражданнар оборонасы эшләрен механикалаштыру җыелма командасы белән махсус тактик өйрәнүләрдә 200 дән артык кеше эшләтелде. Бу Татарстанның сәнәгый регионының оешмаларының штатта булмаган авария-коткару формированиеләре белемнәрен “Камгэсэнергострой” ААҖ нигезендә күрсәттеләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 828 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 42 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 1 кеше коткарылган, 1 кеше зара күргән.        


19
июнь, 2015 ел
җомга

Чара Россия ГТХМ ның “ГТХМ – имин балачак өчен” акциясе нигезендә оештырылган. Казан машина төзү техникумының мөмкинлекләре чикләнгән шәхесләр өчен группаның сигез кызы, шулай да аларның укытучылары һәм ата-аналары ГИМС инспекторларының көндәлек эше белән танышканнар һәм Кече көймәләр дәүләт инспекциясе коралларында торган заманча техника мөмкинлекләре турында белгәннәр. “Теорияне” үткәннән соң кунакларны коткару жилетларына киендерделәр һәм аларны катерда күңел ачып йөрттеләр.

Кинологлар стартка бастылар.

22 июннән алып 26 июненә кадәр Биектау районында кинологлар МЧС РТ арасында ярышлар булачак. Ярышта 80 кинолог катнашачак.

Барлыгы 12 команда булачак.

Ярышның максаты шуннан гыйбәрәт:

-         Кинологларның осталыгын сынап карау;

-         Кинологларның белмнәрен югарырак дәрәҗәгә күтәрү;

-         Белемнәре белән бүлешү;

Ярышның бурычы булып, иң яхшы кинологны билгеләү тора.

 

 

 

 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 77 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 28 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 21 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше зарар күргән.      


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Сәламәтлекне саклау көне ФПС центрында.

Бүген ФПС центрында по РТ “Сәламәтлекне саклау көне” узды, чараның төп этәргече булып медицина службасы һәм психолог белгечләре МЧС по РТ торды.

Мондый чаралар ешайганнан ешая бара, өч айга бер тапкыр кабатланып тора. Әлбәттә мондый белем бирүләр бик кирәк барчабызга да.

Янгын сүндерүчеләребезнең эше бик катлаулы бит, сәламәтлек ягыннан да зыянлы.

Бүгенге чараның төп темасы “Озак яшәү серләренә төшенү”.  

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.     


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Барчабызда җиңүче.

 Нижнекамск шәһәрендә янгын сүндерүчеләр арасында ярыш узды. Барлыгы 13 команда катнашты. Командада алтышар кеше иде.

Команда капитаннары, без беренче булабыз, -  дигән девиз астында чыгыш ясадылар. Ярышчыларыбыз бик көчлеләр иде, беркемнең дә беренчелекне бирәсе килмәде.

Специалистлар әйтүе буенча: “ярыш бик югары дәрәҗәдә узды, спортчыларыбыз үзләренең әзерлекләре белән шаккаттырдылар”.

Беренче урынга ПЧ- 47, икенчегә  ПЧ- 44, өченчегә ПЧ – 78 лаек булды. Җиңүчеләребезгә дипломнар тапшырылды. 

 

 

 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 98 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 48 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.     


16
июнь, 2015 ел
сишәмбе

“Квест Город МЧС” ярышы,  журналистларны янгын сүндерү отрядына  алырга сүз бирде.

Әлеге ярышта 9 команда чыгыш ясады Казан шәһәреннән, һәм дә инде Яшел Үзәннән, Арчадан. Журналистларга узләрен янгын сүндерүчеләр итеп хис итәргә ПЧ-31 ФКУ 5-ОФПС ГПС по РТ мөмкинлек бирде. Ярыш ОАО «Казаньоргсинтез» мәйданында булды.

Ярыш башланыр алдыннан, спортчыларыбызга ничек дөрес итеп кияргә тиеш икәнен, янгын сүндерү киемен күрсәтеп үттеләр.

Чара ахырына якынлашканнан соң, Рафаэль Мотыгуллин спортчыларыбызны мактап үтте, һәм сүз бирде (шаяртып кына) барлык журналистларыбызны янгын сүндерү отрядына алырга.

Әйтеп үтергә кирәк, әлеге чара Янгын сүндерүчеләр РФ  бәйрәменә багышланды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International