Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.
Торак секторда янгыннарны кисәтү профилактикасы буенча торак пунктларда профилактик эшне башкару чикләрендә Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең Чистай отряды Югары Тегермәнлек авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре бүгенгә бу бүлекнең профилактик хезмәт итү зонасында булган социаль җайлашмаган гражданнар категориясе тора торган бөтен урыннарын әйләнеп чыккан. Әңгәмә вакытында өй хеҗаларына өйдә гади янгын иминлеге таләпләрен аңлатканнар, төзек булмаган мичләрне, электр чыбыкларның изоляциясе бозылган электр әсбапларны кулланырга ярамаганны тагын искә төшергәннәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 6 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 янгын. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 4 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Төнлә Раштуа алдыннан Раифа Богородицкий ир-атлар монастыре территориясендә Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре кыр күхнясының эшен оештырган. 8 нче отрядның хезмәткәрләре ашату пунктын монастырь территориясенең керүе янында ук әле генә килгән яисә чиркәү хезмәтеннән кире кайтырга чыккан һәр кеше кыр кухнясын күреп һәм, теләге булса, кайнар ризык ашап алырлык булсын дип җәелдергәннәр.
Бу бәйрәм көннәрендә Дәүләт янгын күзәтү инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән бергә торак сектор һәм күп кеше җыела торган урыннар буенча пиротехник әйберләрне куллану буенча янгын иминлеге таләпләрен үтәмәү очракларын табу максаты белән рейдлар дәвам итә. Бүген гражданнарның иминлеген тәэмин итәр өчен рейд Казанда “Әкият” курчак театры янындагы Боз шәһәрчелеге территориясендә оештырылган иде. Рейд вакытында инспекторлар ял итүчеләргә янгынга каршы темага истәлекләрне өләшә, сезонлы хәвефләр турында, пиротехник әйберләрне куллану, бозга уйламыйча чыгу куркыныч булганы, газ җиһазны куллану турында сөйлиләр.
Бүген Казанның “Әкият” курчак театры янында Боз шәһәрчелегенә килгән йөзләп казанлылар һәм аларның балалары өчен Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре күңелле сюрприз оештырган. Алар теләүчеләргә тушенка белән кайнар ботка ашарга тәкъдим иткән. Бәйрәм көннәрендә күп кешеләр булган урыннарда иминлек тәэмин итү максаты белән Үзәк һәм Идел буе федераль округларының территориясендә Русия ГТХМ көчләре кыр кухнясын җәелдергән. Ашап җылынырга тели торган гражданнарның ярдәменә Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәт 7 отрядының 48 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең махсуслаштырылган аэромобиль төркеме килгән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын.
Раштуа православие бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе Раштуа бәйрәме чараларын үткәр урыннарында янгын иминлеген тәэмин итүгә юнәлгән күзәтү һәм профилактика чаралар комплексын планлаштырып үткәрә. Татарстан Республика территориясендә бәйрәм чараларын үткәрү 242 Рус Православие Чиркәү объектларында планлаштырылган. Тикшерүләр шул бөтен дини йортларда үткәрелгән.
Бу бәйрәм көннәрендә Дәүләт янгын күзәтү инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән бергә пиротехник әйберләрне куллану буенча янгын иминлеге таләпләрен бозу очракларын табу максаты белән торак сектор һәм күп кеше җыела торган урыннар буенча рейдлар дәвам итә. Янгынга каршы режимны үтәү контроле максаты белән 99 профилактик төркем корылган. Шул исәптән 117 полиция хезмәткәре һәм 107 янгын күзәтү хезмәткәре.