Тәүлек эчендә Татарстанда 11 янгын чыккан

2017 елның 8 гыйнвары, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 5 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.     

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

                                                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International