Яңа бина-яңа мөмкинлекләр! Апас район үзәгендә тантаналы рәвештә 106-нчы янгын-коткару бүлегенең яңа бинасын ачтылар

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан АССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Россия ГТХМ 30 еллыгы, Татарстан Республикасы ГТХМ 25 еллыгы һәм Апас муниципаль районының 90 еллыгы уңаеннан Апас ш.т. п. янгын депосының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, Апас муниципаль районы башлыгы Равил Фәрит улы Хисаметдинов катнашты.

   Хәзерге вакытта Апас районында Россия ГТХМ Федераль янгын хезмәтенең 1 янгын-коткару бүлеге, «ТР Янгын сагы» ДКУ 2 аерым посты, 16 ирекле янгын бүлекчәсе, 23 берәмлек янгын техникасы бар.

Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән ЭКБ-106 башлыгы Руслан Ромачковка яңа АЦ-8.0-50 һәм КамАЗ 43118 шассиларында яңа янгын автомобиле ачкычын тапшырды.

Янгын депосын торгызган һәм объектны вакытыннан алда тапшырган өчен «Стройсервис» ҖЧҖ директоры Мингалиев Илдар Рафик улы Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International