ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр көнкүрештә һәм табигатьтә “Уттан саклан” дип исемләнгән гап-гади янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында театраль тамаша әзерләделәр һәм күрсәттеләр. Малайлар янгын сүндерүчеләр ролен уйнады, ә кызлар коркоркалар биюен башкардылар, калган бер өлеше урманда яшәүчеләр роленә кереп, «ут» дигән бик кайнар темага кызу бәхәсләр алып барды. Чара Татарстан Республикасында балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында үткәрелде.


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында БИЯҖ ТРБ Бөгелмә бүлекчәсе хезмәткәрләре Яшь турист түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр өчен янгынга каршы профилактик чара үткәрделәр.

Укучыларга уку йортларында, җәмәгать урыннарында, өйдә һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге һәм мөһимлеге турында искәртү максаты белән бүген ГТХМ хезмәткәрләре «Павел Алексеевич Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә булдылар.

13-нче сентябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 24 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 8 янгын, башка объектлар – 16 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Төп приз өчен көрәшкә Идел буе федераль округының 6 командасы керде. Башта ярышлар Марий Эл Республикасында узачак дип планлаштырылган иде, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында һәр команда үз төбәгендә су ярышлары этапларын онлайн режимда видеотрансляция белән үткәрәчәк дигән карар кабул ителде.

Бу көннәрдә «Мәгариф» милли проекты кысаларында уза торган «WorldSkills Russia»VIII чемпионатының финалы старт алды. Быелгы чемпионатның үзенчәлеге шунда: ул дистанцион-көндезге форматта уза, он-лайн трансляция алып барыла, экспертлар Мәскәүдә һәм Новокузнецкида урнашкан.

Бүген балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүчеләр Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Рамил Насыйбуллин белән очраштылар. Түбән Кама районының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы үз чыгышын тантаналы нотадан башлады һәм Түбән Кама балалар йорты коллективына тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт хаты тапшырды. Аннары ул балаларны яңа уку елы белән котлады, янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен искә төшерде:

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-12 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү-13 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 11 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 5. башка объектлар-6 янгын. Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 6 янгын, башка сәбәпләр аркасында-1 янгын.


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

9-нчы сентябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 11 янгынны сүндергән, шул исәптән: шул исәптән торак секторда-7 янгын, башка объектлар – 3 янгын, транспорт чаралары – 1 янгын. Янгыннарда 2 кеше зыян күрде, 2 кеше коткарылган. 2 кеше һәлак булган.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-18 тапкыр, ДТПга – 5 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү-10 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 1, каралтылар – 1, бакча йортлары-1.1 кеше зыян күргән.

Электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр аркасында-2 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International